2 просмотров
Район мәдәният йортында Мөслим гимназиясенең ата-аналар университеты узды. Әлеге чараның спикерлары: Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, педагог - укытучы Тәзкирә Низамиева, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова булдылар. Чыгышларында алар барысы да ата – аналарның үрнәге балалар өчен өлге булуын билгеләп үттеләр.